Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Индера Шәйхаттарованы 60 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

03 апреля 2020, 11:00

562

0

0

Күзкәй авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Индера Мөхтәр кызы Шәйхаттарованы гомеренең күркәм бәйрәме – 60 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. 
Газизебез! Сиңа бездән бер генә теләк – саулык, ә тин сихәтлеге ул – озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.
Бу дөньяда безнең өчен син иң күркәм, керсез күңелле, гадел, сабыр кеше. Җирдә аклык чәчеп яшәвеңә куанабыз. Синең янәшәбездә булуың җанга бетмәс җылы бирә, борчу-мәшәкатьләрне оныттыра. Син безнең өчен вакытыңны да, көчеңне дә кызганмыйсың. Йокысыз төннәрең, безгә кылган изгелекләрең өчен мең рәхмәт сиңа, әниебез. Киләчәктә әти белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә. Безнең сүнмәс, сүрелмәс кояшыбыз булып кал, озак яшә. Без сине бик яратабыз! Таңнарның – алсуы, тормышның матуры, нурлысы, шатлыклы, куанычлысы әле алда булсын. Киләчәктә дә әтиебез белән бергә-бергә, без балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген, шәфкатен күреп, тормышка сөенеп, сау-сәламәт булып озын гомер итәргә язсын. 

Син бәхетле булсаң, без бәхетле,
Без бәхетле булсак, син тыныч.
Гомереңнең һәрбер көне бәйрәм,
Һәр минуты булсын куаныч.

Сине яратып, иң матур теләкләр белән ирең Мирзаян, улларың Руслан, Рәмис, кызың Эльвира, киленнәрең Альбина, Инзилә, оныкларың. Бу теләкләргә барлык туганнар кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев