Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ильвира Хәлиуллинаны 55 яшьлек юбилее белән Түбән Суыксу урта мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

26 февраля 2021, 11:20

439

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Түбән Суыксу урта мәктәбе хезмәт коллективы математика укытучысы Ильвира Рамазан кызы Хәлиуллинаны 55 яшьлек юбилее белән котлый.

Хөрмәтле Ильвира Рамазановна! Бүген гомер мизгелегезнең асыл бәйрәме. 55 яшь – хатын-кызның тормыш тәҗрибәсе туплаган иң күркәм чоры. Сез коллективыбызның уңган хезмәткәре, киләчәк буынны тәрбияләүгә армый-талмый үз өлешен керткән, ата-аналар арасында хөрмәт казанган ихтирамга лаек зат. Киләчәктә дә исән-сау булыгыз, бар хыялларыгыз да тормышка ашсын. Алдагы көннәрдә дә балаларыгызның кадерле әнисе, ирегезнең ышанычлы тормыш юлдашы, якыннарыгызның хөрмәтле туганы булып, саулыкта, муллыкта озын гомер кичерергә язсын. Тормыштан ямь-тәм табып, тирә-юнегездәге кешеләргә шатлык өләшеп, сәламәт булып, җан тынычлыгы белән яшәгез. Якты бәйрәмегез котлы һәм мөбарәк булсын.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X