Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Илсөяр Әхмәтованы 55 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

05 июля 2019, 11:40

816

0

0

Калмия авылында яшәүче кадерле кешебез Илсөяр Мансур кызы Әхмәтованы гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее белән чын йөрәктән котлыйбыз.
Кадерле әниебез! Син табигатьнең иң матур чорында –ямьле җәй көнендә, җиһанга хуш исле чәчәк исләре таралган мәлдә дөньяга килгәнсең. Шуңадыр да кече күңелле, олы йөрәкле, кунакчыл син. Туган йортыбызга аяк басу белән җанга ниндидер рәхәтлек йөгерә, чөнки анда безне һәрчак кайгыртып, ашын-чәен хәстәрләп, ачык йөз, тәмле тел белән каршы алучы газиз кешебез – син бар. Юмарт, уңган-булган син, әниебез! Балаларым, оныкларым дип өзелеп торасың. 
Йокысыз төннәрең, безгә кылган изгелекләрең өчен мең рәхмәт сиңа, әниебез. Алдагы көннәрдә дә безне куандырып, әтиебез белән тигезлектә, сандугач оясыдай матур йортыгызда бәрәкәтле имин тормышта яшәвегезне телибез. 

Бусагадан атлап кергәндә үк
Рәхмәт укый-укый керәбез.
Олылыйбыз сине, хөрмәтлибез
Изге бер зат итеп күрәбез.

Сине хөрмәт итеп, кызларың Ландыш, Ләйсән, кияүләрең Айрат, Алмаз, оныкларың Әмир, Илхан һәм Азамат. Безнең теләкләргә әбекәй, барча туганнарың, кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев