Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Илсөяр Камалиеваны 55 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

14 февраля 2020, 11:00

527

0

0

Югары Суыксу авылында туып-үскән, бүген дә шунда гомер итүче кадерле кешебез Илсөяр Альберт кызы Камалиеваны гомеренең матур бәйрәме – 55 яшьлек юбилее белән чын йөрәктән тәбриклибез. 
Син безнең өчен иң якын, иң кадерле кеше. Ел арты ел үтә торгач, син дә 55 яшеңә җиттең. Яшең арткан саен, чәчләреңдә чал күренсә дә, ул сине олыгайтмый, киресенчә, нурлы йөзең сөйкемләнә генә бара. Ә күңел матурлыгың турында әйтәсе дә юк. Ул чип-чиста, мәрхәмәтлелек ташып тора аннан. Әниебез, син безнең өчен һәрьяклап үрнәк. Күп еллар бер урында хезмәт куясың, хезмәттәшләрең арасында абруең зурдан. Әтиебез белән 37 ел бергә гомер итәсез, без ике балагызны тәрбияләп үстереп, аякка бастырдыгыз, укыттыгыз, кеше иттегез. Үзең изге йөрәкле, киң күңелле булгач, оныкларың да сине бик ярата, хөрмәт итә, әбиебез дип кенә торалар. Әниле нигез – бәхетле йорт, дип белмичә генә әйтмиләр икән. Без дә әниебез, әтиебез янына кайтып йөрүебез белән бәхетле. Әти-әни булганга өебез тәрәзәләре нурлы, өстәлләребез мул, сыйлы. Әни, матур сыйфатларың бик күп, аларны санап бетерерлек түгел. Кешелекле, киң күңелле, сабыр, аңлаучан, һәрберебезгә ихтирамлы булганың, оныкларыңа, безгә биргән мәхәббәт-назың, тәрбияң, елмаеп, кайнар ашлар, мул табын белән каршы алуың мең рәхмәт әйтәбез сиңа!
Тормышыбызга ямь өстәп, һәрберебезнең күңел җылысын тоеп, киләчәктә дә әтиебез белән пар канатлар булып, сәламәтлектә, иминлектә яшәвеңне телибез. 

Язмышың матур бер җыр сыман,
Исәнлекләр сиңа телибез.
Ак бәхетләр, зур шатлыклар гына
Алып килсен синең туган көн.

Сине яратып, тормыш иптәшең Хәниф, кызың Айгөл-Рөстәм, улың Раушан-Альбина, оныкларың Нурсинә, Әминә, Ринэл, Адель. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев