Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Илсур Шәяхмәтовны 50 яшьлек юбилее белән Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе коллективы котлый!

21 августа 2019, 10:10

534

0

0

Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы озак еллар хуҗалыкның терлекчелек тармагында эшләүче Илсур Мэльс улы Шәяхмәтовны 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итә. 
Хөрмәтле Илсур Мэльсович! Сез гомерегез буе иң авыр тармакларның берсендә – авыл хуҗалыгында эшлисез. Тормышыгызны туган җирегезне үстерүгә багышладыгыз. Хезмәтегезне намус белән, бар тырышлыгыгызны куеп, күңел биреп башкарасыз, шуңа да авыл халкы, хезмәттәшләрегез алдында хөрмәт казандыгыз. 
Әлеге матур бәйрәмегез уңаеннан Сезгә теләкләрнең иң изгесен, иң җылысын юллыйбыз. Саулык – яшәешнең асылы. Ул булса, бар да була, шуңа да иң беренче чиратта сәламәт булуыгызны телибез. Гаилә, балалар шатлыгына куанып, тормыш юлдашыгыз Тәнзилә ханым белән озак еллар тигез гомер итегез. Сезгә язлар яшәү дәрте, җәйләр җылылык, көзләр муллык, ә кыш күңел аклыгы бүләк итсен. Кәефегез – күтәренке, рухыгыз – ныклы, сәламәтлегегез какшамас булсын. Юбилеегыз белән Сезне! 

Озын булсын Сезнең гомерегез,
Тыныч булсын һәрчак күңелегез.
Бәхет чишмәләре мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Ходай Сезгә сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларыгыз.
Чир белмәгез, кайгы күрмәгез,
Япь-яшь булып калсын күңелегез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев