Якты юл
  • Рус Тат
  • Илшат Харисовны юбилее белән Иске Дөреш башлангыч белем бирү мәктәбе коллективы котлый!

    --, 25 май 2020 - 10:20
    155
    0
    0

    Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Иске Дөреш башлангыч белем бирү мәктәбе коллективы Илшат Гатүф улы Харисовны гомер бәйрәме – 65 яшь тулган көне белән тәбрик итә.

    Гомер дигәнең агымсулар кебек ага да ага гына. Гомер елгасының тизлеген киметү яки юнәлешен үзгәртү турында хыялланучылар да бардыр бәлки. Әгәр Илшат Гатуфовичтан: «Тормыш юлыгызны кабат башлый алсагыз...», – дисәләр, ул башканы сайламас иде, чөнки балаларга белем бирүгә багышланган 40 елдан артык гомере, үткәне үкенерлек түгел, хезмәт юлы матур эшләр белән үтелгән. 35 ел җитәкчелек итү дәвере белән ул хаклы горурлана ала.
    Хөрмәтле Илшат Гатуфович! Сез 40 елдан артык гомерегезне балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладыгыз. 35 ел мәктәбебездә җитәкче вазифасын нык төгәллек, җаваплылык белән үтәп, коллективта да, авылдашлар һәм ата-аналар алдында да зур ихтирам яуладыгыз. Зур төгәллек, сабырлык, җаваплылык сорый торган хезмәтегезне бөтен күңелегезне биреп башкарып, бүгенге көндә Сез лаеклы ялда.
    Сезне гомер бәйрәмегез белән котлап, имин тормыш, ныклы сәламәт-лек телибез. Балаларыгызның, якын-нарыгызның күңел җылысын, ихтирамын тоеп, уңышларына куанып, кадер-хөрмәттә озын гомер кичерүегезне телибез. Гаиләгездә һәрвакыт муллык һәм бәрәкәт булсын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: