Якты юл
  • Рус Тат
  • Илгизә Мостафинаны 55 яшьлек юбилее белән Мусабай-Завод урта мәктәбе коллективы котлый!

    --, 19 июнь 2020 - 13:10
    60
    0
    0

    Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Мусабай-Завод урта мәктәбе коллективы техник хезмәткәр булып эшләүче Илгизә Аптлехан кызы Мостафинаны 55 яшьлек юбилее белән котлый.

    Хөрмәтле Илгизә Аптлехановна! Сез коллективыбызда эшләү дәверендә зур ихтирам казанырга өлгердегез. Хезмәтегез өчен Сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
    Юбилеегыз белән котлап, Сезгә теләкләрнең иң изгесен җиткерәбез. Иң мөһиме – алдагы гомер елларыгызда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә һәр туар көнгә куанып, тормыштан тәм табып гомер итәргә насыйп булсын. Тормыш иптәшегезнең, балаларыгызның, туганнарыгызның, якыннары-гызның шәфкатен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп яшәгез. Гел шундый яшь күңелле, тормыш сөючән булыгыз, йөрәгегез бүгенгедәй ашкынулы булсын. 

    Гомерне бит еллар билгеләми,
    Яшәү дәрте булсын күңелдә.
    Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
    Юлдаш булсын Сезгә гомергә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: