Илгиз Гарфетдиновны 60 яшьлек юбилее белән Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы котлый!
Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы озак еллар хуҗалыкта бригадир булып эшләүче Илгиз Раян улы Гарфетдиновны 60 яшьлек матур юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итә.
Хөрмәтле Илгиз Раянович! Сез хуҗалыгыбызда җаваплы хезмәт башкарасыз. Һөнәри өлгергәнлегегез, ашкынулы җаныгыз һәм үҗәтлегегез шушы вазыйфаны югары осталык белән башкаруда, һичшиксез, ярдәм итә.
Сез – үз эшенә бирелгән, тугры хезмәт итүче затлардан. Ә сезнең кебекләрдән, иң беренче чиратта, төгәллек, уяулык, акыл зирәклеге сорала. Сез – бу өлкәдә бик күп тәҗрибә туплаган, юл ярып, башкаларны үз артыгыздан ияртеп бара белүче кеше. Кирәк чакта кырыс та, таләпчән дә, кешелекле дә Сез. Гомер бәйрәмегез котлы, мөбарәк булсын, эшләрегез уңай барсын.
Янәшәгездә тормыш иптәшегез, балаларыгыз бар, бәхетегез тулы сезнең. Шушы бәхеткә сәламәтлек, иман байлыгы да кушылса, сез – икеләтә бәхетле. Шушы изге теләкләребез кабул булып, җир йөзендә гел шулай бәхетле булыгыз!
Сагыш белмәгез, ә борчулар сездән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыгызны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Нет комментариев