Якты юл
  • Рус Тат
  • Илдар Гыймазовны 60 яшьлек юбилее белән «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалыкның хезмәт коллективы котлый!

    --, 7 август 2020 - 10:40
    122
    0
    0

    «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалыкта гомер буе тракторист, механизатор булып эшләүче Илдар Гыйльмулла улы Гыймазовны 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез. 

    Илдар Гыйльмуллович, сез авылыбызны яратучы, эш өчен җанын да кызганмаган тырыш, алдынгы хезмәткәрләребезнең берсе. Хезмәт сөючән булуыгыз белән сез коллективтагыларның гына түгел, авылдашларның да хөрмәтен, ышанычын яуладыгыз. Эшкә канатланып, ашыгып киләсез, вакыт белән исәпләшмисез, эшләгән хезмәтегездән тәм табып яшисез. Кешеләргә карата ихтирамлы, яхшы мөнәсәбәттә сез.
    Тормыш иптәшегез Флүрә ханым белән башкаларга үрнәк булырдай тормыш алып барасыз, акыллы һәм тәүфыйклы ике кыз тәрбияләп үстердегез. Җан атулы, кешелекле, ярдәмчел булуыгыз өчен рәхмәт. Киләчәктә дә ару-талуны белмәгез, йөрәгегез бүгенгедәй ашкынулы, өметле, хыялларга бай булсын. Гомер буе куйган хезмәтегезнең әҗерен күреп яшәргә язсын. Гомерегезнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле, изге эшләр белән тулы торсын. Сезгә сәламәтлек, гаилә тигезлеге, хезмәт уңышлары, тормыш авырлыкларын җиңәргә көч-күәт, бәрәкәтле тормыш телибез.

    Ил улына әйләнә дә кеше,
     Ил хөрмәтен күрә хезмәттә. 
    Яшәгез сез ир асылы булып 
    Гомерегез үтсен хөрмәттә.

    Иң изге теләкләр белән «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалыкның хезмәт коллективы, хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: