Якты юл
  • Рус Тат
  • Илдар Гыймазовны 60 яшьлек юбилее белән балалары котлый!

    --, 7 август 2020 - 10:00
    200
    0
    0

    Иске Абдул авылында туып-үскән, хәзерге көндә дә шунда гомер итуче кадерле әтиебез, яраткан бабабыз Илдар Гыйльмулла улы Гыймазовны куркәм бәйрәме – 60 яшьлек юбилее белән чын кунелдән тәбрик итәбез. Кызарып баеган кояшның балкуы, йолдызларның сихри җемелдәве матур. Ә менә тормышта гомер юлдашына ныклы терәк, балаларына үрнәк булып, тарих битләрендә матур эз калдырып баручы әти гомеренә ни житә!?

    Әтиле йортның нигезе нык, табыны да һәрчак түгәрәк була. Без дә, нык нигезле, түгәрәк табынлы өйдә туып-үсеп, олы тормышка аяк бастык. 
    Кадерле әтиебез, син гаиләдә ышанычлы ир, туганнарыңа – олы терәк. Син – безнең ышанычыбыз, киңәшчебез, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Безне кадерләп үстереп, тормыш офыгында йөзәрлек канат биргәнең, яратып-сөеп назлаганың, уңышларыбызга сабыйларча куанганың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сина, кадерлебез! Алдагы көннәрдә дә әниебез белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, балаларыңның игелеген күреп, сәламәт булып, hәр аткан танга куанып, бәрәкәтле мул тормышта озын-озак яшәргә насыйп булсын! Гомер көзләрең шатлыкта гына үтсен! Бәйрәмең белән сине, газизебез!

    Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,
    Исле гөлләр белән җир ямьле.
    Йолдызлардай якты, гөлдән гүзәл
    Синең белән туган йорт ямьле.
    Изге теләк, матур сүздән башка 
    Табып булмый затлы бүләкне. 
    Безнең өчен бик тә кадерле син, 
    Бик тә якын, бик тә кирәкле.
    Әни белән тигез яшәгез сез,
    Ничек матур парлап йөргәндә!
    Шулай бергә каршы алыгыз сез,
    Без сагынып кайтып кергәндә.

    Иң изге теләкләр белән яраткан балаларын Гүзәл-Ильяс, Гөлгенә, оныкларың Ислам һәм Илдан.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: