Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Илдар Гомәровны 70 яшьлек юбилее белән «Гигант» хезмәт коллективы котлый!

13 января 2021, 10:40

405

0

0

«Гигант» ҖЧҖ хезмәт коллективы 43 ел хуҗалыкта энергетик булып эшләүче Илдар Әдгам улы Гомәровны 70 яшьлек юбилее белән кайнар котлый.

Хөрмәтле Илдар Әдгамович! Гомерегез мактаулы хезмәт юлы белән үрелгән, тормышыгыз да сокланырлык. Ярты гасырга якын хуҗалыгыбыз үсеше өчен хезмәт куясыз. Хезмәтегезне намус белән, булсын дип башкарасыз, вакытыгызны, көчегезне кызганмый эшли беләсез.
Киләчәктә дә исән-сау булыгыз, аяк-кулларыгыз сызламасын, балаларыгызның бәхетенә куанып, тормыш иптәшегез белән тигезлектә гомер кичерегез. Бәрәкәттә, муллыкта гомер итәргә язсын, туар таңнарыгыз тыныч булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез. 

Җан рәхәте бирсен Ходай Сезгә,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Кунак булып җирдә йөрергә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев