Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Илһам Харисовны 60 яшьлек юбилее белән «Гигант» ҖЧҖ хезмәт коллективы котлый!

05 мая 2021, 09:40

555

0

0

«Гигант» ҖЧҖ хезмәт коллективы хуҗалык хезмәткәре Илһам Гариф улы Харисовны 60 яшьлек юбилее белән котлап, изге теләкләрен юллый. 

Хөрмәтле Илһам Гарифович! Сез төгәллек, сабырлык, җаваплылык сорый торган хезмәтегезне бөтен күңелегезне биреп башкарасыз. Барысы өчен дә олы рәхмәтебезне белдерәбез Сезгә!
Гомер бәйрәмегез белән котлап, үзегезгә һәм якыннарыгызга бәрәкәтле имин тормыш, җан тынычлыгы телибез. Якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, уңышларына куанып, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, аяз булсын. Уңган-булган йорт хуҗасы, акыллы тормыш юлдашы, кадерле әти, сөекле бабай булып, бәхетле яшәгез. Тормышыгыз матур, өстәлләрегез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын. 

Зур бәхетләр юлдаш булсын Сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X