Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Икълимә Маннапованы 95 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

19 декабря 2018, 09:30

2228

0

0

Калмия авылында дөньяга килеп, бүгенге көндә Күзкәйдә гомер итүче кадерле дәү әниебез Икълимә Шәрифулла кызы Маннапованы туган көне – 95 яшьлек юбилее белән ихластан тәбрик итәбез. 
Кадерле дәү әниебез! Сиңа теләкләрнең иң изгесен, йөрәк түреннән чыккан иң хислесен, иң җылысын юллыйбыз. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Нигезебезнең аклыгы, күңел кояшыбыз син. Барысы өчен дә сиңа Аллаһының рәхмәте яусын. Сабыр, кешелекле, олы җанлы кеше син. Сикәлтәле тормыш юлларында синең киңәшләреңә, тәҗрибәңә таянабыз. Күңел күзеңнең үткенлеге, күңелеңнең сизгерлеге безне күп бәлаләрдән, ялгышлардан саклап кала. Алга таба да безгә кирәк булып, терәк булып яшә дә яшә әле!

Гомер дигәннәре кемгә озын, 
Кемнәргәдер кыска бирелә, 
Һәрбересе бәхет-шатлыклардан, 
Кайгы-сагышлардан үрелә. 
Дәү әнием, сиңа гомерләрне 
Ходай биргән бик тә мул итеп, 
95 не бүген тутырдың син, 
Сикәлтәле озын юл үтеп. 
Яшә әле, яшә 100 гә чаклы, 
Һәммәбезгә син бик кирәксең, 
Котлап сине туган көнең белән 
Изгеләрен телим теләкнең. 
Сәламәтлек телим чын күңелдән, 
Тыныч үтсен көнең-төннәрең, 
Балаларың өчен яшә, ӘБИ, 
Алар – синең тормыш гөлләрең! 
Безнең өчен һәрчак үрнәк булдың, 
Ак күңелле, туры сүзле кешем, 
Туган көнең тагын кабатлансын, 
Рәхмәт сиңа, барсы-барсы өчен!

Иң изге теләкләр белән, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың, кода-кодагыйларың, туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев