Якты юл
  • Рус Тат
  • Гүзәлия Габидуллинаны туган көне белән гаиләсе котлый!

    --, 21 декабрь 2018 - 11:30
    525
    0
    0

    Иске Абдул авылында яшәүче иң кадерле кешебез – яраткан киленебез, апабыз Гүзәлия Таҗетдин кызы Габидуллинанын шушы көннәрдә күркәм юбилее. 
    Кадерлебез Гүзәлия!
    Син – безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат.
    Син – ялгызың 3 малай тәрбияләп үстергән, күпме куанычлар, бәхетләр дә, хәсрәтләр дә кичергән куркәм, сабыр ана.
    Син – һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклы таяныч булучы үрнәк ханым.
    Син – бар туганнарны, балаларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы ачык йөзле, киң күңелле туганыбыз.
    Син – гомер уртасына якынлашучы гап-гади хатын кыз.
    Кадерлебез, сине күркәм юбилеең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тән сихәте, бәрәкәтле тормыш, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм туганнарыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!

    Күпме булса җирдә изге теләк,
    Без телибез сиңа барын да,
    Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
    Туган көннең һәрбер таңында.
    Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
    Изгелекләр булып кайтсыннар,
    Туар таңнар алып килсен сиңа
    Сәламәтлек, бары шатлыклар!
    Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
    Өлеш чыксын сиңа мул гына,
    Без телибез сиңа ак бәхетләр,
    Шатлыкларга илткән юл гына.
    Туган көнең-юбилеең белән
    Чын күңелдән сине котлыйбыз.
    Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
    Күңел тынычлыгы телибез.
    Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
    Күңелеңдә калсын уелып,
    Тәбриклибез син чын күңелдән,
    Барыбыз да бергә җыелып.

    Иң изге теләкләр белән әтиең Мөнәвир, әниең Җәүһәрия, Нуриман-Әзһәния, Ринат-Фәйрүзә, балалар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: