Якты юл
  • Рус Тат
  • Гүзәлия Габидуллинаны 55 яшьлек юбилее белән Сәйдәш исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе котлый!

    --, 21 декабрь 2018 - 11:00
    203
    0
    0

    Иске Абдул авылында туып-үскән, бүгенге көндә дә шунда гомер итүче Гүзәлия Таҗетдин кызы Габидуллинаны 55 яшь тулган көне – күркәм юбилее белән тәбрик итәбез. 
    Без Сезне ихлас күңелдән бәхетле көнегез белән тәбрик итәбез. Һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр холыклы, кешелекле, олы җанлы булуыгыз белән сокландырасыз. Сез – язмыш язган сынауларга түзеп, бәхетен хезмәттә тапкан, тырыш хатын-кызларның берсе. Аның өстәвенә, уңган хуҗабикә, 3 ул тәрбияләп үстергән мәрхәмәтле әни Сез. Безнең хуҗалык нәкъ менә Сезнең кебек тырыш, гадел эшсөярләр хакына яши, көн күрә дә инде. Киләчәктә дә кешеләр арасында абруйлы булып яшәргә язсын. 
    Алдагы тормышыгыз кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт булып, балаларыгызның игелеген күреп, һәрвакыт шулай көләч, шат күңелле булып, тормышны яратып, тәм табып, яшисегез килеп яшәгез. 

    55 яшь гомер чиге түгел,
    Җиң сызганып яшәр чак кына,
    Көзләрегез алтын, мул булсын,
    Бәхетегез булсын ак кына.
    Сизелмичә көзләр килеп җиткән,
    Гүя гомер бер дә үтмәгән.
    Чәчкә генә көмеш сибелгән,
    Күңелләрдән яшьлек китмәгән.
    Телибез без Сезгә олы бәхет,
    Сөенечләрнең иң татлысын,
    Сәламәтлекнең иң ныклысын,
    Тормышның мул, 
    тулы, затлысын!

    Иң изге теләкләр белән Сәйдәш исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: