Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гүзәл Вәлиеваны туган көне белән гаиләсе котлый!

22 октября 2018, 08:10

1100

0

0

Гүзәл Вәлиеваны туган көне белән гаиләсе котлый!

Иске Абдул авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Гүзәл Фәйзрахман кызы Вәлиева 22 октябрьдә күркәм юбилеен каршы ала.
Кадерле әниебез! Сине матур юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Син гомер буе туган илеңә, туган җиреңә намуслы хезмәт иттең. Акыллы, ярдәмчел, һәр кешегә игътибарлы, киң күңелле, олы җанлы булганың өчен якыннарың, туганнарың, хезмәттәшләрең хөрмәт белән карый. Күпме еллар буена авылыбызның клуб мөдире булып, халкыбызга күңелле кичәләр, бәйрәмнәр үткәреп, рәхәтләнеп ял иттерәсең.
Әти белән күпләргә үрнәк булырлык ныклы гаилә корып, пар канатларыгыз астында безне сөеп, иркәләп, назлап, яхшы тәрбия биреп үстердегез. Барлык кылган изгелекләреңә, ярдәмнәреңә, безнең өчен өзелеп яшәгәнең өчен сиңа тирән рәхмәтлебез. Төпле киңәшләрең белән һәркемгә ярдәм итәсең, күңел җылыңны җиткерәсең. Кем генә килсә дә, тәмле ризыклы өстәлләр, ачык йөз белән каршы аласың. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, яшәүдән ямь табып, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, мул тормышта, тынычлыкта, балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, озак еллар гомер кичерергә язсын.

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек.
Юлдаш булсын, әни, гомергә. 
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Әти белән тигез яшәгез сез.
Ничек матур бергә йөргәндә,
Шулай бергә каршы алыгыз сез.
Без сагынып кайтып кергәндә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Назим, балаларың Айгөл-Руслан, Айрат-Ләйсән, Алсу, оныкларың Рүзәл, Раниль.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев