Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гүзәл Хафизованы 35 яшьлеге белән гаиләсе котлый!

19 сентября 2018, 09:40

696

0

0

Казаклар авылында гомер итүче яраткан тормыш иптәшем, сөекле әниебез, кадерле кызыбыз һәм туганыбыз Гүзәл Зөлфәт кызы Хафизованың 18 сентябрьдә күркәм юбилее – 35 яшь тулган көне. 
Аны яшьлегенең матур бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз, чын йөрәктән чыккан матур теләкләребезне юллыйбыз.
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, кызыбыз, бүген барыбыз өчен дә илаһи зур бәйрәм. Безнең өчен син дөньядагы иң гүзәл, иң изге, иң кадерле кеше, өебезнең нуры, тормышыбызның яме, яшәү шатлыгы. Син тырышлыгың белән башкаларга үрнәк, гадел, мәрхәмәтле, ярдәмчел, уңган хуҗабикә, тугры яр, сөекле әни. 
Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, таң җилләренең назлысын, чиксез шатлыклар телибез. Эшеңдә зурдан-зур уңышлар, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Хыял-өметләрең аклансын, уй-теләкләрең кабул булсын, һәр яңа көн бары тик сөенечле хәбәрләр генә алып килсен. Бер-беребезгә терәк, ышаныч булып, балаларыбызның уңышына сөенеп, тормышның барлык рәхәтлекләрен күреп, муллыкта, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә насыйп булсын. 

Бәхет нурында коенып, 
Назга күмелеп яшә. 
Тиңең белән тигез булып,
Сөеп-сөелеп яшә.
Синең өчен гөлләр чәчәк атсын,
Тыныч булсын килер көннәрең.
Сайрар кошлар синең өчен генә
Багышласын иде көйләрен.

Сине яратып, тормыш иптәшең Айдар, балаларың Айнур, Айзилә, әниең Клара, әтиең Зөлфәт, әниең Резидә. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев