Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гүзәл Гыйлаеваны 50 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

21 мая 2021, 10:40

2355

0

0

Гүзәл Гыйлаеваны 50 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

Ташкичү авылында туып-үскән, хәзерге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Гүзәл Таһир кызы Гыйлаеваны 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. 

Кадерлебез! Тормыш юлың ап-ак кәгазь битенә тигез матур хәрефләр белән язылган кыйсса кебек. Гомер сукмагында очраган сикәлтәләрне җай-лап узып, син һәрчак ышанычлы адымнар белән алга барасың. Баласына йөрәген бирергә әзер әни, акыллы ир хатыны, ярдәмчел һәм кайгыртучан туган син, кадерлебез! Без якыннарың һәрчак синең җылыңны тоеп яшибез. 
Бүген син бик бәхетле. Кызың Гөлназ медицина университетын тәмамлап, табиб дипломы алды. Инде бер яше тулып килә торган оныгың Айшә сиңа сөенеч өстәп үсеп килә. Әле әниебез исән-сау. Яныңда иңен куеп яшәргә тормыш иптәшең Фәнис бар. Без өч туган һәрвакыт бергә һәм бердәм. Һәм, ниһаять, яраткан эшең һәм хезмәттәшләрең хөрмәте бар. 
Сөекле туганыбыз, киләчәгең үткәннән дә матур булсын. Тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, бәхетле озын гомер телибез сиңа. Кайгы-борчу сезнең йортны читләтеп узсын, тормыш касәң бәхет белән тулып торсын.

Иң изге теләкләр белән апаң Лилия, җизнәң Айрат, балалар Айгөл, Руслан, Артур. Бу теләкләргә әниебез, энебез Айрат һәм аның гаиләсе дә кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X