Якты юл
  • Рус Тат
  • Гыйздулла Вәлиуллинны 70 яшьлек юбилее белән Борды урта мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

    --, 8 февраль 2019 - 10:30
    164
    0
    0

    Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Борды урта мәктәбе хезмәт коллективы физика укытучысы Гыйздулла Галимулла улы Вәлиуллинны 70 яшьлек юбилее белән тәбрик итә. 
    Хөрмәтле Гыйздулла Галимуллович! 70 яшькә җиттем дип тормыйсыз, Сез һаман да халык өчен эшләвегезне дәвам итәсез. Башка авылдан килеп, мәктәбебездә балалар укытасыз. Укучыларның һәрберсе белән аңлашып, уртак тел табып эшлисез. Коллективыбызда яңа кеше булуыгызга карамастан, хезмәттәшләрегез арасында да зур абруй казанырга өлгердегез. Хезмәтегез өчен Сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
    Киләчәктә дә һәр туар көнгә куанып, тормыштан тәм табып, балалар, оныклар бәхетенә куанып гомер итәргә язсын. Сау-сәламәт, озын гомер кичерегез. Гел шундый яшь күңелле, сабыр, мәрхәмәтле булыгыз, йөрәгегез бүгенгедәй ашкынулы, өметле, хыялларга бай булсын. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: