Якты юл
  • Рус Тат
  • Гыйздулла Вәлиуллинны 70 яшьлек юбилее белән балалары котлый!

    --, 8 февраль 2019 - 11:25
    70
    0
    0

    Иске Дөреш авылында гомер итүче тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Гыйздулла Галимулла улы Вәлиуллин бүген олуг бәйрәмен – 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
    Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, күпләргә үрнәк булырлык, кадерле әтиебез! Безгә олы тормыш юлына аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың өчен зур рәхмәт сиңа. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле, таянычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. 
    Әти, гомереңне туган халкыңа хезмәт итүгә багышлап, авылдашларың, райондашларың алдында олы ихтирам казандың, олысы-кечесенә ярдәмчел, игътибарлы булдың, газлаштыру, пай җирләрен беркетүдә көчеңне кызганмадың. Без синең белән горурланабыз.
    Гел шулай көләч, ягымлы бул, җырлап гомер ит. Безне сөендереп, әниебез белән тигезлектә, муллыкта яшә.

    Сокланырлык гомер юлы үттең,
    Терәк булдың безгә тормышта.
    Безнең өчен янып яшәдең син
    Һәм куандың һәрбер уңышка.
    Иминлектә, тынычлыкта яшә,
    Балалардан күреп игелек.
    Сәламәтлек ташламасын сине,
    Бәхетең дә булсын гомерлек.

    Сине яратып, балаларың Айсылу-Ирек, Айрат-Гүзәл, Айнур-Земфия, оныкларың Илдар, Эльвина, Инсаф, Илдан, Азалия, Әминә. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: