Якты юл
  • Рус Тат
  • Гыйздәтуллина Кадрия Мөсавир кызын 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

    --, 23 июль 2021 - 10:18
    85
    0
    0

    Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Яңа Бүләк мәктәбе коллективы Гыйздәтуллина Кадрия Мөсавир кызын 60 яшьлек юбилее белән котлый.
    Хөрмәтле Кадрия Мөсавировна! Сезгә теләкләрнең иң изгесен, иң сафын юллыйбыз. Төгәллек, гаделлек, сабырлык, җаваплылык сорый торган техник хезмәткәр хезмәтен бөтен күңелегезне, йөрәк җылыгызны биреп башкардыгыз. Коллективта да, ата-аналар, авылдашлар алдында да абруегыз зурдан.
    Гомер бәйрәмегез белән котлап, үзегезгә һәм якыннарыгызга бәрәкәтле имин тормыш, рух ныклыгы, уңышлар, җан тынычлыгы телибез. Якыннарыгызның, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, уңышларына куанып, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Тормышыгыз матур, өстәлләрегез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын. 
    Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
    Өлеш чыксын Сезгә мул гына.
    Без телибез Сезгә ак бәхетләр, 
    Шатлыкларга илткән юл гына.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: