Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Григорий Мансуровны 80 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

29 июля 2020, 10:20

475

0

0

Григорий Мансуровны 80 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

Борды авылында туып-үскән, бүген дә шунда гомер итүче кадерле әтиебез Григорий Сергеевич Мансуровны 80 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз!

Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, олы тормышка аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. 
Әти! Туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Син балаларыбызга да ягымлы бабай. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде!
Әти! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Рәхмәт, әткәй, барысы өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк безгә авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.

Иң изге теләкләр белән әниебез Мария, балаларың Анатолий, Валерий, Оксана, кияү-киленнәрең, 8 оныгың һәм барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев