Якты юл
  • Рус Тат
  • Гөлүзә Хәнипованы 55 яшьлек юбилее белән Сәмәкәй мәктәбе коллективы котлый!

    --, 13 ноябрь 2019 - 10:40
    137
    0
    1

    Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Сәмәкәй мәктәбе коллективы Гөлүзә Гариф кызы Хәнипованы гомер бәйрәме – 55 яшь тулган көне белән тәбрик итә.
    Хөрмәтле Гөлүзә Гарифовна! Сезнең гомерегез намуслы хезмәт итүгә багышланган. Укучылар өчен таләпчән остаз, коллегаларыгыз өчен киң күңелле, эчкерсез киңәшче. 
    Озак еллар мәктәбебездә балаларга татар теле һәм әдәбияты фәннәре нигезләрен өйрәтәсез. Таләпчән, ярдәмчел, сабыр булуыгыз, һәр эшне җиренә җиткереп башкаруыгыз белән хезмәттәшләрегез арасында зур ихтирам яуладыгыз. 
    Хатын-кыз ул гаилә учагын саклаучы изге җан. Ул гаиләдә тәртип, ягымлы мөнәсәбәт, мәхәббәт һәм тынычлык урнаштыручы. Тормыш иптәшегез белән күпләргә үрнәк гаилә корып, улларыгызны яхшы кешеләр итеп үстердегез. Йортыгызның нуры, таянычы булып, озак еллар бергә-бергә яшәргә язсын.
    Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Алдагы көннәрдә тормыш иптәшегезнең кадерлесе, балаларыгызның таянычы булып яшәргә насыйп итсен. 

    Гомерне бит еллар билгеләми, 
    Яшәү дәрте булсын күңелдә. 
    Сәламәтлек, бәхет, куанычлар 
    Юлдаш булсын сезгә гомергә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: