Якты юл
  • Рус Тат
  • Гөлүзә Гәрәеваны 80 яшьлек юбилее белән балалары котлый!

    --, 22 гыйнвар 2021 - 09:30
    87
    0
    0

    Ташкичү авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Гөлүзә Ибраhим кызы Гәрәеваны ихлас күңелдән 80 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. 

    Газизебез! Безнең өчен синнән дә кадерле, синнән дә изге кеше юк. Бөтен гомереңне, җан җылыңны без балаларыңа багышладың, җил-яңгырдан саклап, дөнья авырлыкларын сиздермичә, тормыш муллыгында яшәттең. Синең акыллы киңәшләрең тормыш кыенлыкларын җиңәргә, дөрес юлдан барырга ярдәм итә. 
    Әниебез сугыш еллары баласы. Бабай сугышта хәбәрсез югалган. Әниебез кечкенәдән ятимлек ачысын тоеп үскән. Әтиебез белән тормыш корып, 20 ел кайнана белән төп йортта яшәгән, аны кадерләп соңгы юлга озаткан, ел саен мәрхүмнәр рухына Корьән ашы уздыра. Әниебез гомер буе колхозда авыр эштә хезмәт куйды – исеме һәрчак алдынгылар рәтендә булды.
    Ул авылда да хөрмәтле кеше. Бүген төп йортыбызда үзе генә гомер итсә дә, өеннән беркайчан да кеше өзелми. Янында без балалары, оныклары, туганнар, күршеләр, бергә эшләгән хезмәттәшләре, дуслары... Тәрәзә төбе тутырып гөлләр үстерә, алар һәрчак шау чәчәктә. Аш-суга да бик оста ул – кайчан кайтсак та өстәлендә камыр ризыгы булыр. Өебездән пөхтәлек, җылылык бөркелә. 
    Кадерлебез! Дистәләрне дистәләргә кушып, гомер йомгакларын сүтсәң дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши беләсең. Киләчәктә дә балалар бәхетенә куанып, безне сөендереп, җан тынычлыгы белән, саулыкта һәм иминлектә, йортыбызның яме булып озак гомер ит. Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа, кадерлебез! Без сине бик тә яратабыз!

    Иң изге теләкләр белән улың Ринат, киленең Фәридә, кызың Алсу, киявең Марат, оныкларың Илдар, Гөлназ, Әмир, Гүзәл. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: