Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлсинә Сәләхованы туган көне белән балалары котлый!

15 января 2021, 11:40

537

0

0

Минзәлә районы Таулар авылында туып-үскән, бүген Боерган авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Гөлсинә Габдрахман кызы Сәләхованы 88 яшь тулган көне белән чын күңелдән котлыйбыз. 

Син безнең өчен иң якын, иң кадерле кеше, безгә һәрьяклап үрнәк. Әтиебез белән бергәләп без дүрт балагызны тәрбияләп үстердегез, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Үзең изге йөрәкле, киң күңелле булгач, оныкларың да сине бик ярата, хөрмәт итә. Әниле нигез – бәхетле йорт, дип белмичә генә әйтмиләр икән. Без дә әниебез янына кайтып йөрүебез белән бәхетле. Кешелекле, киң күңелле, сабыр, аңлаучан, һәрберебезгә ихтирамлы булганың, оныкларыңа, безгә биргән мәхәббәт-назың, тәрбияң, мул табыннарың өчен мең рәхмәт әйтәбез сиңа! Тормышыбызга ямь өстәп, сәламәтлектә, иминлектә яшәвеңне телибез. 

Язмышың матур бер җыр сыман,
Исәнлекләр сиңа телибез.
Ак бәхетләр, зур шатлыклар гына
Алып килсен синең туган көн.

Барлык балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән улың Рәмзил.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев