Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлсинә Маликованы 90 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

02 июня 2020, 09:05

652

0

1

Гөлсинә Маликованы 90 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

Игенче авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Гөлсинә Фәррах кызы Маликова 2 июньдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны әлеге олы бәйрәме белән тәбрикләп, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. 

Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгакларын сүтсә дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши белә әниебез. Безне дә үзе кебек итагатьле, сабыр һәм түзем булырга, тормыш кадерен белергә өйрәтеп үстерде. Бүген дә ул безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, гаилә учагын сүндерми саклаучы иң изге, иң кадерле илаһи зат. 
Әниебез сугыш еллары баласы, күпне күргән, күпне кичергән кеше. Гомере буе колхозда эшләгән. Әтиебез белән 65 ел бергә гомер кичереп, биш бала үстерделәр, һәрберсенә лаеклы тәрбия биреп, олы тормыш юлына бастырдылар. Әниебезнең исән-сау булуына, безне елмаеп каршы алуына, кайтуыбызга тәм-томнарын пешереп, мул өстәлләр белән көтеп торуына сөенәбез. 
Газиз әниебез, әбиебез! Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, бәхетең мул булсын. Безнең күңел җылыбызны тоеп, игелегебезгә куанып, җан тынычлыгы белән тагын озак еллар яшә әле. Картлыгың тынычлыкта һәм муллыкта үтсен.

Котлы булсын, әни, туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың.
Рәхәт яшә, игелеге кайтсын
Син үстергән һәрбер баланың.

Сине яратып, балаларың, оныкларың, туганнарың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X