Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлсинә Гыйләҗеваны 75 яшьлек юбилее белән балалары котлый!

13 декабря 2019, 12:25

731

0

0

Гөлсинә Гыйләҗеваны 75 яшьлек юбилее белән балалары котлый!

Иректаң авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Гөлсинә Кәшәфетдин кызы Гыйләҗеваны ихлас күңелдән 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз, матур бәйрәмендә иң изге теләкләребезне юллыйбыз. 
Кадерлебез! Бүген син күркәм холкың, сабырлыгың җигеп, гомер үренә менәсең. Язмыш сиңа эшне дә, сынауларны да мулдан бирде, әмма син һичкайчан зарланмадың, сыгылмадың. Булганына шөкер итеп, булмаганын булдырырга тырышып, безне – ике улыгызны әтиебез белән бергәләп эшкә, яшәргә өйрәтеп үстердегез. Гомерең буе башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирдең. Хезмәт стажың 40 ел! Бүген белем биргән укучыларыңның, авылдашларның хөрмәтен һәм ихтирамын тоеп яшисең.
Ана назың, кайгыртучанлыгың безнең өчен дөньялыктагы бөтен байлыклардан да кыйммәтрәк. Һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер булган кулларың алтын, күңелең изге, кешелекле, киң. Тәмле ашларың, якты йөзең, «кадерлеләрем», «балакайларым» дип янып-көеп яшәвең өчен мең рәхмәт сиңа. Янәшәбездә өзелеп торучы синдәй әниебез булу белән без чиксез бәхетле.
Без синең hәрчак шулай гади, кешелекле булып калуыңны телибез. Аллаhы Тәгалә сине иң зур байлык – саулыктан аермасын. Өстәлләребез бүгенгедәй мул, сыйлы булсын. 

Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Кунак булып җирдә йөрергә.

Сине яратып, улларың, киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев