Якты юл
  • Рус Тат
  • Гөлсинә Габдрахман кызы Арсанованы 60 яшьлек юбилее белән тәбриклибез!

    --, 15 декабрь 2021 - 13:44
    1573
    0
    0

    Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Теләнче Тамак урта мәктәбе хезмәт коллективы лаеклы ялдагы укытучы Гөлсинә Габдрахман кызы Арсанованы 60 яшьлек юбилее белән котлый.
    Хөрмәтле Гөлсинә Габдрахмановна! Сезне туган көнегез белән тәбрикләп, иң изге, иң якты, иң матур теләкләрне юллыйбыз. Сез сайлаган һөнәрегезгә тугры калып, ихлас күңелегезне биреп, озак еллар балаларга төпле белем һәм тәрбия бирдегез. Төгәллек, гаделлек, сабырлык, җаваплылык сорый торган укытучы хезмәтен бөтен күңелегезне, йөрәк җылыгызны биреп башкардыгыз. Коллективта да, ата-аналар, авылдашлар алдында да абруегыз зурдан булды.  
    Гомер бәйрәмегез белән котлап, бәрәкәтле имин тормыш, рух ныклыгы, уңышлар, җан тынычлыгы телибез. Якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, уңышларына куанып, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Тормышыгыз матур, өстәлләрегез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын. 
    Җан рәхәте бирсен Ходай сезгә,
    Тән сихәте бирсен гомергә.
    Насыйп булсын әле озак еллар
    Кунак булып җирдә йөрергә. 
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: