Гөлшат Нуретдинованы 55 яшьлек юбилее белән С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе коллективы котлый!
С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы терлекчелектә эшләүче Гөлшат Гыйльмегаян кызы Нуретдинованы 55 яшьлек матур юбилее белән тәбрик итә.
Хөрмәтле Гөлшат Гыйльмегаяновна! Гомерегез мактаулы хезмәт юлы белән үрелгән, тормышыгыз да сокланырлык. Ничәмә-ничә еллар авыл хуҗалыгындагы иң авыр тармак – терлекчелектә эшләп, ил табынын баетуга, хуҗалыгыбызны, авылыбызны үстерүгә лаеклы өлеш кертәсез. Хезмәтегезне төгәл итеп башкарасыз, вакытыгызны, көчегезне кызганмый эшли беләсез.
Киләчәктә дә исән-сау булыгыз, аяк-кулларыгыз сызламасын, улыгыз, киленегезнең, оныкларыгызның бәхетенә куанып, тормыш иптәшегез белән тигезлектә гомер кичерегез, рух күтәренкелеге белән яшәгез. Озын гомер, бәхет-шатлыклар телибез Сезгә. Бәрәкәттә, муллыкта гомер итәргә язсын. Йөзегездә бәхет чаткылары сүнмәсен, уй-хыялларыгыз матур, туар таңнарыгыз тыныч булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез.
Җан рәхәте бирсен Ходай Сезгә,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Кунак булып җирдә йөрергә.
Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Бәхет чишмәләрегез мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Нет комментариев