Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлүсә Латыйпованы 55 яшьлек юбилее белән Түбән Суыксу урта мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

20 ноября 2019, 10:40

564

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Түбән Суыксу урта мәктәбе хезмәт коллективы күп еллар мәктәбебездә эшләгән Гөлүсә Фоат кызы Латыйпованы 55 яшьлек матур юбилее белән ихластан котлый. 
Хөрмәтле Гөлүсә Фоатовна! Сез озак еллар коллективыбызда хезмәт куеп, хезмәттәшләрегез арасында абруй казандыгыз, үзегезне бары яхшы яктан гына күрсәттегез. Карусызлыгыгыз, ярдәмчеллегегез, тырыш хезмәтегез белән укучыларның да, ата-аналарның да рәхмәтенә ирештегез. Сез һәрвакыт төгәллекне, гаделлекне яратучы кеше. 
Гаиләгез дә күпләр сокланырлык матур. Балаларыгызга лаеклы тәрбия бирдегез, аларны ирегез белән бергәләп олы тормыш юлына чыгардыгыз. Киләчәктә дә тормыш иптәшегез белән бер-берегезгә терәк-таяныч булып, балалар игелеген күреп, аларның уңышларына куанып, озын, тигез гомер кичерегез. Алдагы көннәрегездә Сезгә күтәренке күңел, рух ныклыгы, гаилә бәхете, озын гомер телибез, аяк-кулларыгыз сызламасын. Саулык – иң зур байлык. Фанилыкта шушы байлык ташламасын үзегезне. Йөзегездә һәрвакыт елмаю нуры балкысын, күңелегез күтәренке, җаныгыз тыныч, киләчәк көннәрегез имин, бәрәкәтле булсын.

Үткәннәргә үкенмәслек итеп
Яшәгәнсез – күпләр соклана.
Муллык, бәхет юлдаш булсын һәрчак
Яшәгәндә якты дөньяда.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев