Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлүсә Бәйрәмованы 50 яшьлек юбилее белән «Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы котлый!

26 февраля 2020, 10:20

445

0

0

Рәсим Шәйхаттаров җитәкчелегендәге «Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы предприятиедә озак еллар сыер савучы булып эшләүче Гөлүсә Габдулла кызы Бәйрәмованы 50 яшьлек юбилее белән котлый. 
Хөрмәтле Гөлүсә Габдулловна! Сез мәктәпне тәмамлагач та хезмәт юлыгызны безнең хуҗалыкта башлап, сайлаган юлыгыздан гомерегез буе туры атлап барасыз. Хезмәтегез авыр, шулай да зарлануны, сыктануны белмисез, эшегезне булсын дип, җиренә җиткереп башкарасыз. Барысы өчен дә олы рәхмәтебезне әйтәбез Сезгә!
Гаиләгездә дә Сез ирегезгә кадерле һәм ышанычлы тормыш иптәше, туганнарыгызга, якыннарыгызга ярдәмчел, ачык йөзле хатын-кыз, тугры дус. Йортыгыз ямьле, җылы, өстәлегез һәрчак мул, ризыклардан сыгылып тора. Тормышыгыз киләчәктә дә шулай җылы һәм матур булсын, дусларыгыз, якыннарыгыз сукмакны өзмәсен.
Сезгә сәламәтлек, алсу иртәле имин көннәр, озын гомер телибез. Һәрчак шулай мөлаем, ачык йөзле, күтәренке рухлы булып калыгыз. Якыннарыгыз белән бергә-бергә озын-озак яшәргә язсын, уй-хыялларыгыз тормышка ашсын, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз!

Гел елмаеп, көлеп яшәгез Сез,
Беркайчан да кайгы килмәсен.
Йөзегездә һәрчак кояш нуры
Балкын торсын, һич тә сүнмәсен.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев