Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлнур Сәлихҗан кызы Локманованы 55 яшьлек юбилее белән әнисе котлый!

29 июня 2018, 11:00

934

0

0

Күзкәй авылында туып үскән, шунда урта мәктәп тәмамлаган кадерле кызым Гөлнур Сәлихҗан кызы Локманованың 55 яшьлек юбилее. Бөтен балаларым, туганнарым исеменнән газизләрдән-газиз баламны шушы гомер бәйрәме белән котлыйм, иң изге теләкләремне, миңа кылган бөтен яхшылыклары өчен олы рәхмәтемне юллыйм.
 Әтиләре Сәлихҗан белән биш бала үстердек. Әтиләре һәм бер балам якты дөньяда юк инде, алар исеменнән дә барсын бу котлавым, рухлары шат булсын.
Гөлнурым кечкенәдән тыныч, бик сабыр, тырыш бала булды. Мәктәптә әйбәт укыды, урта белем турында документ алуга ук белдерү буенча КамАЗ заводларының берсенә эшкә керде дә, эшләде дә эшләде. Ризат атлы егет белән танышып, гаилә кордылар, күз карасыдай саклап бер кыз үстерделәр. Матур яшиләр, шөкер. Инде ике оныклары буй җиткерә. Алар өчен шатланып туя алмыйм. Гөлнурым тормышымда иң зур ярдәмчем.
Балакаем! Туган көнең белән иң ихлас котлауларымны кабул итеп ал. Тормыш мәшәкатьләре арасында күңел җылымны биреп, рәхмәтне әйтеп тә бетерә алмыймдыр бәлки, бүген сиңа кочак-кочак иң изге теләкләремне юллыйм. Сәламәт бул, тигез канатың каерылмасын, балалар хөрмәтенә уралып, бәхетле булып яшә.

Мин Ходайдан сабырлыклар сорыйм,
Сабырлыклар төбе сары алтын.
Кызым, алтмыш, җитмеш... яшьләрдә дә
Булсаң иде бик бәхетле хатын.

Иң изге теләкләр белән Күзкәй авылында яшәүче әниең Гөлфия Гыйльметдинова. Минем теләкләремә энеләрең Ирек, Илшат, сеңлең Гөлшат һәм аларнын гаиләләре дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X