Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлнур Шәйхуллинаны 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

01 августа 2018, 09:20

689

0

1

Яңа Байлар авылында яшәүче, Күзкәй авылында мәдәният йорты директоры булып эшләүче Гөлнур Имаметдин кызы Шәйхуллинаның бүген олы юбилее – 55 яшь тулган көне.
Хөрмәтле Гөлнур Имаметдиновна! Сез бар яктан да камил килгәнсез. Эш урынында гына түгел, гаиләгездә дә кадерле, мөхтәрәм зат. 55 яшь – алтын урталык. Туктап бераз тын алу, ирешелгән уңышларны барлар вакыт. Сез бу яктан бик бәхетле. Гомерегез мактаулы хезмәт юлы белән үрелгән, гаилә тормышыгыз сокланырлык. Киләчәк гомерегездә дә сынатмагыз, алгы сафта булыгыз, көч-куәтегез ташып торсын. Якыннарыгызга эшләгән яхшылыкларыгыз, хезмәттәшләрегезгә булган хөрмәтегез үзегезгә дә йөзе белән кайтсын, алтын көзләрне җан тынычлыгы белән каршылагыз, балаларыгызның бәхетен, тәүфыйгын күрергә язсын. Саулык-сәламәтлек белән озын гомер кичерегез. Һәр көнегез бәхет-шатлык, куанычларга бай булсын. Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын!

Алда Сезне көтеп торсын һәрчак
Якты өмет һәм зур уңышлар.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Бәхет бүләк итсен язмышлар.

Тирән ихтирам белән Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев