Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлнур Садриеваны 70 яшьлек юбилее белән Калмаш урта мәктәбе коллективы котлый!

11 декабря 2019, 10:25

514

0

0

Район мәгариф бүлеге, профсоюз оешмасы, Калмаш урта мәктәбе коллективы хөрмәтле кешебез – күп еллар мәктәптә математика фәне укыткан, бүген лаеклы ялда булган Гөлнур Ислам кызы Садриеваны 70 яшьлек юбилее белән тәбрик итә. 
Хөрмәтле Гөлнур Исламовна!  Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Сез күп еллар Калмаш урта мәктәбе укучыларына төгәл фәннәрнең берсе булган математика нигезләрен өйрәттегез, эшегездән тәм һәм ямь табып, намуслы хезмәт юлы үттегез. Сайлаган һөнәрегезгә тугры калып, аны яратып, бөтен күңелегезне биреп эшләдегез. Рәхмәт Сезгә барысы өчен дә! Без Сезне булдыклы, зирәк акыллы, көчле рухлы, туры сүзле, тынгысыз җан буларак беләбез. Шул холык-сыйфатларыгыз гомерегез буе озата барсын. Алга таба да елларга баш бирмичә гомер кичерегез, тормыш сөючән булып калыгыз.
Бүгенге көндә дә балаларыгызга олы терәк булып, оныкларыгызны сөеп, укуларында ярдәм итеп яшисез. Киләчәктә дә көннәрегез имин булсын, шатлык-сөенечләргә тулып торсын. Сезгә бәхеттә һәм сөенечтә, балалар һәм оныклар игелегенә ирешеп, барына шөкер итеп, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын. 
Гомер бәйрәмегез мөбарәк, кәефегез күтәренке, рухыгыз ныклы, сәламәтлегегез какшамас, гомерегез озын булсын.

Җиргә килгәч бәхет бөтен булсын,
Бөтен булсын гомер йомгагы.
Юбилейлар саны күбәйсә дә,
Сизелмәсен еллар узганы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев