Якты юл
  • Рус Тат
  • Гөлнур Ризванованы 80 яшьлек юбилее белән балалары котлый!

    --, 2 апрель 2021 - 11:40
    71
    0
    0

    Яңа поселогында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Гөлнур Гыйләҗетдин кызы Ризванованы 80 яшьлек күркәм юбилее белән котлыйбыз.

    Кадерлебез! Гомерең синең намуслы хезмәттә үтте. Тырыш һәм тәвәккәл булдың, бервакытта да уфтануны, зарлануны белмәдең. Киң күңелле, сабыр, батыр йөрәкле, гаиләбезнең терәге син, әниебез! Без синнән үрнәк, көч алып яшибез. Биргән тәрбияң, үткен сүзең һәм киңәшләрең безне олы тормыш юлына чыгарды.
    Мең-мең рәхмәт сиңа, кадерле кешебез. Шушы якты бәйрәмең көнендә сиңа күңел тынычлыгы, тән сихәте, шатлыклы көннәр телибез. Безне назлап үстергән кулларың беркайчан да сызламасын, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың сине һәрчак сөендерсен. Киләчәктә дә куанычыбыз, җылы кояшыбыз булып, безнең янәшәбездә озын-озак яшә. 

    Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
    Яхшылыгың белән үрнәк син.
    Авыр чакта сиңа таянабыз,
    Безнең өчен һәрчак кирәк син.

    Сине яратып, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: