Якты юл
  • Рус Тат
  • Гөлнара Сәхәпованы 50 яшьлек юбилее белән «Таңбатыр» балалар бакчасы хезмәт коллективы котлый!

    --, 5 март 2021 - 12:55
    95
    0
    0

    Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Күзкәй авылының «Таңбатыр» балалар бакчасы хезмәт коллективы озак еллар тәрбияче булып эшләүче Гөлнара Салих кызы Сәхәпованы 50 яшьлек юбилее белән котлый.

    Хөрмәтле Гөлнара Салиховна! Гомер бәйрәмегез уңаеннан Сезгә иң матур теләкләребезне бүләк итәбез. Матур тормыш юлы узасыз, гаиләгез сокланырлык, тәрбияле балалар үстердегез. Коллективыбызда күп еллар эшләү дәверендә зур абруй казандыгыз, олы ихтирамга ирештегез. Балаларның яраткан тәрбияче апалары Сез. Хезмәтегез авыр булса да, яратып башкарасыз, вакыт белән исәпләшмисез. Сез – тыйнак, сабыр, күркәм холыклы, тырыш һәм ярдәмчел. Узган ел «Ел тәрбиячесе» исемен алуга ирештегез. 
    Киләчәктә дә Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет, шатлык-куанычлар гына телибез. Якыннарыгызның игътибар-ихтирамын тоеп, тынычлыкта, иминлектә яшәргә насыйп булсын. Кәефегез – күтәренке, сәламәтлегегез – какшамас, гомерегез озын булсын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: