Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлнара Миңнегулованы 50 яшьлек юбилее белән әнисе котлый!

13 декабря 2019, 11:30

927

0

0

Гөлнара Миңнегулованы 50 яшьлек юбилее белән әнисе котлый!

Яңа поселогында яшәүче яраткан кызым Гөлнара Рәфыйк кызы Миңнегулованың шушы көннәрдә туган көне – 50 яшьлек юбилее. Кадерлем, кызым, сине шушы зур бәйрәмең, гомернең нәкъ уртасына җиткән көнең белән тәбрик итәм. 
Кызым! Моннан 50 ел элек, салкын кышкы көндә дөньяга килеп, син гаиләбезгә иксез-чиксез бәхет алып килдең. Сине беренче тапкыр кулыма алган мизгелләр әле дә хәтердә. Мин үземне иң бәхетле әни дип саныйм, чөнки минем акыллы, тырыш, сабыр, тәртипле, тыныч, изге күңелле кызым бар. Сайлаган хезмәтең дә синең күңел халәтеңә килешеп, тәңгәл килеп тора. Укытучы буларак та, сыйныф җитәкчесе буларак та, сине укучылар да, ата-аналар да, коллективың да ярата, хөрмәт итә. Синдәге күркәм сыйфатлар санап бетергесез. Авыр чакларыңда син беркайчан да зарланмыйсың, кешегә чыгармыйсың, барысын да үзең хәл итәсең, үзең җайлыйсың, кешеләргә авырлык китерүдән, күңелләрен яралаудан куркасың. Мәңге шулай шәфкатьле, киң күңелле, изге җанлы булып кал, кызым. Минем өчен, туганнарың өчен борчылып, ярдәм итеп яшәвең дә тормышыма ямь бирә, күңелемне иркәли. Миңа бала назы бүләк итеп яшәвең дөньялыктагы бөтен байлыклардан да кыйммәтрәк. Син минем олы таянычым, терәгем. Тырышлыгың, уңганлыгың аша ирешелгән уңышларыңа сөенәбез. Улларың да үзең кебек тырышлар, акыллылар, күркәмнәр. Гаилә учагың күпләр сокланырлык җылы, дуслар-туганнарны һәрчак үзенә тартып тора. Йомшак, нечкә күңелең безгә яшәргә көч, киләчәккә өмет, ышаныч уята. 
Киләчәк тормышыңда да тигез канат белән, улларың хөрмәтенә күмелеп яшә. Алтын кулларың һаман да биеп торсын, өстәлгә тәмле-тәмле ризыклар тезсен. Түгәрәк өстәлегезнең яме синең ачык йөзеңдә, тәмле сүзеңдә, иманлы күңелеңдә икәнен беркайчан да онытма. Әрнү-сагыш белмә, кызым, гел шулай чибәр, мәрхәмәтле бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле яшәргә насыйп булсын. 

50 яшь ул – гомер урталыгы,
Алтын яше сабыр күңелнең.
Язы, җәе гомер язмышының,
Чәчәк чагы озын гомернең. 

 Иң изге теләкләр белән әниең Гөлнур. Бу теләкләргә тормыш иптәшең Рәшит, улларың Вадим, Дамир, абыйларың Ринат-Рузалия, Рәфис, сеңелең Диләрә-Фазыл, аларның балалары Данис, Азалия һәм Тәнзилә апаң да кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев