Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлнара Борһанованы 50 яшьлек юбилее белән Теләнче Тамак урта мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

14 февраля 2020, 11:15

503

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Теләнче Тамак урта мәктәбе хезмәт коллективы озак еллар мәктәптә инглиз теле фәнен укытучы Гөлнара Миннебай кызы Борһанованы 50 яшьлек юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Гөлнара Миннебаевна! Сезгә шушы бәйрәмегездә теләкләрнең иң изгесен, иң сафын юллыйбыз. Сез һәрвакыт якты йөзле, юмарт, ачык күңелле. Төгәллек, гаделлек, сабырлык, җаваплылык сорый торган хезмәтегезне бөтен күңелегезне, йөрәк җылыгызны биреп башкарасыз. Туган авылыгыз мәктәбенә уку йортын тәмамлагач та килеп, инде 30 елга якын намуслы хезмәт куясыз. Эшегезне булсын дип, бар күңелегезне биреп башкарасыз, балалар күңеленең һәрберсенә үтеп керә, алар дөньясы белән яши беләсез. Коллективта да, ата-аналар, авылдашлар алдында да абруегыз зурдан. 
Гомер бәйрәмегез белән котлап, үзегезгә һәм якыннарыгызга бәрәкәтле имин тормыш, рух ныклыгы, уңышлар, җан тынычлыгы телибез. Улыгызның, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, уңышларына куанып, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, аяз булсын. Бәхетле яшәгез, тормышыгыз матур, өстәлләрегез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын. 

Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык, сәламәтлек белән
Килеп торсын алда көткәне!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев