Якты юл
  • Рус Тат
  • Гөлия Зарифуллинаны 60 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

    --, 27 ноябрь 2020 - 10:45
    192
    0
    0

    Кадерле туганыбыз Гөлия Гарәфи кызы Зарифуллинаны ихлас күңелдән гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. 

    Газизебез! Син һәрберебезгә йөрәк җылыңны биреп, тәмле сыйларың белән бүлешеп яшәүче туганыбыз. Кылган изгелекләрең өчен без һәрчак рәхмәтле сиңа. 
    Ходай Тәгалә матур сыйфатларны сиңа мулдан өеп биргән – ягымлы да син, көчле рухлы да, мәрхәмәтле һәм юмарт та. Бөтен гомереңне кешеләрне кайгыртуга багышлаган, зур хөрмәткә лаек кеше. Гаиләңдә үрнәк әни дә син. Ике улыгызны тәрбияле, итагатьле итеп үстердегез. 
    Якын кешебез! Киләчәктә дә гомер елларың иминлектә, саулык-сәламәтлектә, якыннарыңның кадер-хөрмәтендә, бәхетле көннәрдә шатлык белән үтсен. Чәчәкле язларны, ямьле җәйләрне, алтын көзләрне, ап-ак карга төренгән кышларны әле шулай бергәләп, күп тапкырлар каршыларга язсын.

    Бәхет теләп һәркөн таңнар атсын,
    Кояш көлсен күңел күгеңдә.
    Теләкләрнең иң-иң изгеләрен
    Без телибез туган көнеңдә.

    Иң изге теләкләр белән туганнарың Шәрәфиевлар, Мөбарәкшиннар, Гыйльметдиновлар, Шәрифуллиннар гаиләләре.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: