Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлия Дәүләтшинаны 50 яшьлек юбилее белән Теләнче Тамак интернат-мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

04 декабря 2020, 09:55

513

0

0

Район мәгариф идарәсе, проф-союз оешмасы, Теләнче Тамак интернат-мәктәбе хезмәт коллективы мәктәптә шәфкать туташы булып эшләүче Гөлия Әхмәтзәки кызы Дәүләтшинаны 50 яшьлек юбилее белән котлый.

Хөрмәтле Гөлия Әхмәтзәкиевна! Сез кыска гына вакыт эчендә коллективыбызда тырыш һәм намуслы хезмәтегез, балаларны чын күңелдән яратуыгыз белән укытучылар һәм укучылар күңелен яуладыгыз. Балалар сәламәт булсын өчен бар көчегезне биреп хезмәт куясыз, аларның бүгенгесен, киләчәген кайгыртасыз. 
Бәйрәмегез уңаеннан Сезгә ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Тормышыгызны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә коллективыбызда исән-сау эшләгез, гаиләгезнең, балаларыгызның, якыннарыгызның шәфкатен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәерле, тыныч тормышта гомер итегез. 

Җан рәхәте бирсен Ходай сезгә,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Кунак булып җирдә йөрергә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев