Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлфәридә Гәрәеваны 70 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

01 мая 2021, 09:00

592

0

0

Күзкәй авылында гомер итүче кадерле кешебез Гөлфәридә Фатыйх кызы Гәрәевага 1 май көнне 70 яшь тула. 

Әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз! Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын! Кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, саулыкта-сәламәтлектә әти белән бергә матур гомер итегез. Төпле киңәшләрең, җылы сүзләрең, нурлы йөзең өчен рәхмәт сиңа, газизебез!

Син соң әллә фәрештәме,
Әллә инде тылсым иясе.
Йөрәк җылың өчен рәхмәт әйтеп,
Килә бүген башны иясе.
Гаиләбез ныклы булсын өчен
Синең җылы, синең наз кирәк.
Синдә генә, бары синдә генә
Барсын сыйдыручы зур йөрәк.
Рәхмәт сиңа, гомер буе безне
Сакладың син һәрбер ялгышудан.
Синең өчен ныклы саулык, бәхет
Сорыйбыз без һәркөн Аллаһыдан.

Иң изге теләкләр белән балаларың Радик-Гөлназ, Илгиз-Лилия, оныкларың Әдилә, Айназ, Камилә, Илизә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев