Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлфия Насыйбуллинаны 55 яшьлеге белән Теләнче Тамак интернат-мәктәбе коллективы котлый!

09 ноября 2018, 11:00

752

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Теләнче Тамак интернат-мәктәбе коллективы техник хезмәткәр булып эшләүче Гөлфия Хәсән кызы Насыйбуллинаны 55 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик итә.
Хөрмәтле Гөлфия Хәсәновна! Сез чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә коллективыбызда үз кеше булып өлгердегез. Укытучы-тәрбиячеләрне дә, балаларны да хәерле иртә теләп каршы аласыз, матур теләкләрегез белән озатып каласыз. Нинди генә эшкә алынсагыз да, җиренә җиткереп, намус белән башкарасыз, тырыш, төпле акыллы булуыгыз, сабыр холкыгыз белән хезмәттәшләрегезнең, авылдашларыгызның ихтирамын яуладыгыз. 
Алга таба да тормышта салган эзегезнең яктылыгына, уңышларына куанып, озын гомер кичерергә, бәхетле көзләргә аяк басарга язсын Сезгә. Туар таңнарыгыз аяз, җаннарыгыз тыныч, йортыгыз бәрәкәтле, күңелегез һәрвакыт шат булсын. Аллаһы Тәгалә Сезне иң зур байлык – сәламәтлектән, иң шатлыклы көн – туган көннәрдән аермасын. Еллар шавы дәртле, тормыш рәхәт, өстәлләр мул, картлык шатлык кына булсын. Киләчәктә дә якыннарыгызның кадер-хөрмәтенә уралып яшәргә язсын. Җирдә булган кадерегез, Сезгә булган ихтирам-хөрмәт көнләп түгел, сәгатьләп-минутлап артсын. Муллыкта, саулыкта гомер кичерегез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X