Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлфия Гыйльметдинованы 80 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

15 марта 2019, 12:30

652

0

0

Күзкәй авылында гомер итүче газизләрдән-газиз кешебез Гөлфия Мәүҗетдин кызы Гыйльметдинованың күркәм юбилее – 80 яшь тула. Аны чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлап, күңел җылыбызны, иң изге хисләребезне бүләк итәбез.
 Ул сугыш еллары баласы. Җиңү яулап, тиз кайтырбыз дип фронтка киткән җиреннән әтиләре яп-яшь килеш хәбәрсез югала. Әниләре Зәйтүнә дүрт ятимен кочаклап, ялгыз кала. Дөньяның әле бер ертыгын, әле икенче тишеген ямап, монысын булдырыйм, тегесен җиткерим дип көнне төнгә ялгап эшли. Менә шушы шартларда үтә Гөлфиянең үсмер чагы. Буыннары ныгыр-ныгымас йорт эшләрендә булыша, әнисенә терәк булырга тырыша. Укуда да тырыш була – урта мәктәпне тәмамлый. Комсомол юлламасы белән фермага эшкә җибәрелгән кыз анда озакка тоткарлана. Салих атлы уңган егет белән гаилә корып җибәрәләр, биш балалары дөньяга килә. Аннары авыл больницасында 23 ел техник хезмәткәр булып эшли. Каты авырып киткән кайнанасын, аннары ирен тәрбияләп соңгы юлга озата, олы улын да җир куенына салырга туры килә аңа. Сабый чактан чыныгып үскәнгәдер, кайгыларны сабырлык белән кичерә. Аллаһыдан калган балалаларына, үзенә саулык-сәгадәт теләп гомер итә ул бүген. Өе кунакчыл, өстәле ризыклы. 

Котлы булсын бүген юбилеең,
Калган гомерең үтсен шатлыкта.
Яшә әле бирешмичә чиргә,
Бер дә бирешмичә картлыкка.

Изге теләкләр белән балаларың, килен-кияүләрең, онык-оныкчыкларың, барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев