Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлфия Гарипованы 55 яшьлек юбилее белән Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы котлый!

03 февраля 2021, 10:40

434

0

0

Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы озак еллар хуҗалыкта эшләгән Гөлфия Мөнәвир кызы Гарипованы 55 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрикли. 

Хөрмәтле Гөлфия Мөнәвировна! Сез коллективыбызда намус белән эшләп, хезмәттәшләрегез арасында ихтирам казанган кеше. Ачык йөзле, матур сүзле, һәркемгә ярдәмчел Сез. Гаиләгездә дә кадерле зат. Ике бала үстереп, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Бүген балалар, оныклар өчен өзелеп торасыз. 
Алга таба да якыннарыгызның бәхет-шатлыкларына, куанычларына сөенеп, сау-сәламәт булып, барына шөкер итеп яшәргә насыйп булсын. Тынгысыз күңелегез һич тә ару-талуны белмәсен, көч-куәтегез ташып торсын. Йөзегездә бәхет чаткылары сүнмәсен, уй-хыялларыгыз матур, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы булсын, эшләрегез һәрчак уң барсын. Өстәлләрегез мул һәм кунакчыл булсын.

Гел шатланып яшәгез, хәсрәт күрмәгез,
Тыныч булсын һәрчак күңелегез.
Бәрәкәтле, матур тормыш Сезгә,
Якты булсын туар көннәрегез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев