Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлфирә Салихованы 60 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

16 ноября 2018, 12:50

851

0

0

Күзкәй авылында яшәүче кадерле әниебез Гөлфирә Әхмәтлатыйп кызы Салиховага 60 яшь.
Әниебез, сине матур юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез һәм изге теләкләребезне юллыйбыз.
Акыллы, ярдәмчел, һәр кешегә игътибарлы, киң күңелле, олы җанлы булганың өчен яратабыз, хөрмәт итәбез сине. Син безнең өчен иң якын, иң зирәк кеше. Төпле киңәшләрең, ачык йөзең, тәмле ашларың өчен зур рәхмәт сиңа! Кайчан гына кайтып керсәк тә, өебез-җылы, өстәлебез-мул, йөзең– якты синең.
Әти белән үрнәк гаилә, ныклы оя корып, пар канатларыгыз астында безне сөеп, назлап, яхшы тәрбия һәм ныклы белем биреп үстердегез.
Хәзер инде барыбызның да үз гаиләбез, балаларыбыз бар, оныкларың да әби дип, өзелеп торалар.
Сау-сәламәт булып, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, мул тормышта, балаларыгызның, оныкларыгызның кадерен тоеп, озак еллар яшәргә язсын, әни!

Әни диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлык булса– уртак була,
Кайгыларың булса, югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә– сүрелмә,
Кадер, хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын иң түрдә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Нәгыйм, балаларың Наил-Гөлнара, Наилә-Ринат, Гөлназ-Ильмир, оныкларың Нурзат, Ренат, Мәликә, Рәсим.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X