Якты юл
  • Рус Тат
  • Гөлфирә Минәхмәтованы 80 яшьлек юбилее белән Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы котлый!

    --, 18 сентябрь 2020 - 09:20
    92
    0
    0

    Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы ветеран укытучы Гөлфирә Минәхмәт кызы Минәхмәтованы 80 яшьлек юбилее белән тәбрик итә. 

    Хөрмәтле Гөлфирә Минәхмәтовна! Сез искиткеч киң күңелле, сабыр, балаларыгыз, барлык туганнарыгыз өчен өзелеп торасыз, зирәк акыллы киңәшче. Авылдашларыгыз арасында да ихтирамыгыз зур. Лаеклы ялга чыккач та сез балалардан аерылмадыгыз, һәрвакыт үгет-нәсихәт биреп тордыгыз.
    Гөлфирә апа! Туган көнегез белән котлап, иң изге, якты теләкләребезне юллыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Алдагы көннәрдә балаларыгызга таяныч, туганнарыгызга терәк булып, тормышның барлык рәхәтлекләрен күреп яшәргә язсын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: