Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлфинә Сәрвәрованы 55 яшьлек юбилее белән «Ләйсән» балалар бакчасы хезмәт коллективы котлый!

28 августа 2020, 10:20

515

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Калмаш авылының «Ләйсән» балалар бакчасы хезмәт коллективы 35 ел тәрбияче булып эшләүче Гөлфинә Фәсәхетдин улы Сәрвәрованы 55 яшьлек юбилее белән котлый. 

Хөрмәтле Гөлфинә Фәсәхетдиновна! Сезгә матур бәйрәмегездә теләкләрнең иң изгесен юллыйбыз. Сез һәрвакыт якты йөзле, ачык күңелле. Төгәллек, гаделлек, сабырлык, җаваплылык сорый торган тәрбияче хезмәтен бөтен күңелегезне, йөрәк җылыгызны биреп башкарасыз. Сабыйлар күңеленең һәрберсенә үтеп керә, алар дөньясы белән яши беләсез. Коллективта да, ата-аналар, авылдашлар алдында абруегыз зурдан. 
Гомер бәйрәмегез белән котлап, үзегезгә һәм якыннарыгызга бәрәкәтле имин тормыш, уңышлар, җан тынычлыгы телибез. Якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерегез. Тормышыгыз матур, өстәлләрегез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X