Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлфинә Гәрәеваны 80 яшьлек юбилее белән балалары котлый!

10 апреля 2019, 08:35

589

0

0

Мусабай Завод авылында гомер итүче кадерле әниебез, сөекле әбиебез Гөлфинә Хөрмәтулла кызы Гәрәеваның 10 апрельдә олы бәйрәме – 80 яшьлек юбилее. Аны чын йөрәгебездән котлап, изге теләкләребезне юллыйбыз.
Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгакларын сүтсә дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши белә әниебез. Безне дә үзе кебек итагатьле, сабыр һәм түзем булырга, туганнарның, тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстерде. Бүген дә ул безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, гаилә учагын сүндерми саклаучы иң изге, иң кадерле илаһи зат. 
Кадерле әниебез! Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетең мул булсын. Безнең күңел җылыбызны тоеп, игелегебезгә куанып яшә. Картлыгың тынычлыкта һәм муллыкта үтсен.

Үзең уңган, үзең кешелекле, 
Шуңа күрә арта хөрмәтең.
Сиңа карап төшендек без, Әни,
Яшәү серен, гомер кыйммәтен.
Тик бер генә безгә яшәү язган,
Тик бер генә яшәү мизгеле.
Без бәхетле булыр идек, Әни,
Яши алсак синең шикелле.

Иң саф, пакъ теләкләр белән, сине чиксез яратып, балаларың Фатыйма-Гыйльфан, Әлфия-Исхак, Гөлфия-Таһир, Инсаф-Гүзәл, үзләренең гаиләләре белән оныкларың һәм дүрт оныкчыгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев