Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлчәчәк Тәлгать кызы Гайфетдинованы 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

17 июня 2022, 13:53

999

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Түбән Суык Су авылының “Ак каен” балалар бакчасы коллективы тәрбияче ярдәмчесе Гөлчәчәк Тәлгать кызы Гайфетдинованы 50 яшьлек юбилее белән котлый. 
Хөрмәтле Гөлчәчәк Тәлгатовна! Бүген тормыш күгегездә 50 дигән матур сан балкый. Ул кеше гомеренең алтын урталыгы, туктап бераз тын алу, ирешелгән уңышларны барлар вакыт. Сез бу яктан бик бәхетле. Гомерегез мактаулы хезмәт юлы белән үрелгән, гаилә тормышыгыз сокланырлык.
Сез ярдәмчел, кешелекле булуыгыз, һәр эшне төгәл итеп, җиренә җиткереп башкаруыгыз белән абруй казандыгыз. Киләчәктә дә куйган максатларыгызга ирешергә насыйп булсын, сәламәт булып, алга таба матур итеп эшләргә, уңышларга ирешергә язсын. 
Бу дөньяның бар ямен тоеп, бар тәмен татып, тигезлектә, балаларыгызның бәхетен-тәүфыйгын күреп яшәгез, туар таңнарыгыз өметле, гомерегез озын булсын. Җан тынычлыгы белән, бәхетле гомер кичерегез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X