Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

«Гигант» ҖЧҖ хезмәт коллективы Равис Шәйхетдиновны 60 яшьлек юбилее белән котлый!

27 июля 2018, 11:40

700

0

0

«Гигант» хуҗалыгында машина йөртүче булып эшләүче Равис Мирдариф улы Шәйхетдинов июль аенда 60 яшьлек матур юбилеен билгеләп үтте. Хуҗалыкның хезмәт коллективы Сезне күркәм бәйрәмегез белән котлый, бары изге теләкләр генә юллый.

Хөрмәтле Равис Мирдарифович! Эшкә тулысынча бирелеп, җиң сызганып, авырлыкларны җиңеп, хезмәтегездән тәм табып яшисез. Иңнәрегезгә төшкән йөкне һич авырсынмыйча, яратып, җиренә җиткереп башкарасыз.
Сезгә киләчәктә дә исәнлек-саулык, озын гомер телибез. Тигезлектә, муллыкта яшәргә язсын, исән-имин булыгыз. Алга таба да гомер юлыгызда бернинди дә киртәләр очрамасын. Тынгысыз күңелегез һич тә ару-талуны белмәсен. Һәр туар таң бәхет-шатлык, куанычлар гына алып килсен. Алга таба да бергә-бергә эшләргә, яңа хезмәт уңышларына ирешергә язсын. Туган көнегез котлы, мөбарәк, эшләрегез һәрчак уң булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, куанычлы озын гомер, олы бәхет телибез. 

Озын гомер бирсен Хак Тәгалә, 
Тыныч булсын һәрчак җаныгыз,
Кочак-кочак бетмәс куанычлар, 
Төяп килсен туар таңнарыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев